«Бүгенге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дигән конференция төгәлләнде

13 май 2016 ел 10:40

Кичә Россия ислам институтында студентларның «Бүгенге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип аталган фәнни-гамәли конференциясе узды.  Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты оештырды.

Чарада республика вузлары студентлары, мәдрәсә шәкертләре, Казан православия семинариясе укучылары катнашты.

“Уку йортыбызда яшьләрне берләштергән форумнар һәм түгәрәк өстәлләр оештыру күркәм гадәткә әйләнеп бара. Аллага шөкер елдан-ел әлеге конференциянең масштаблары да киңәя һәм киләчәктә аны Россия күләмендә оештыру нияте дә бар. Бүгенге конференциядә катнашучыларга уңышлар телим”, - дип сөйләде РИИның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Рәфис Закиров.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән студентларны нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин сәламләде.

Конференция эше түбәндәге юнәлешләрдә алып барылды:

1. Россиядә дин тәгълимате үсеше.

2. Мультиконфессиональ даирәдә мәдәният һәм тел.

3. Массакүләм мәгълүмат чараларында дин.

4. Дингә таянган икътисад.

Иң уңышлы чыгыш ясаучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана