Кайбычта мөселман яшьләренә спорт чарасы үткәрелде

16 май 2016 ел 10:27

Кайбыч районы мөхтәсибәте "Салават күпере" спорт комплексында мөселман яшьләре арасында мини футбол уенын оештырды. Беренче "Олы Кайбыч" авылы мәхәлләсе командасын район мөхтәсибе Дамир хәзрәт җитәкләде, ә икенче "Кошман" авылы мәхәлләсе командасын Кошман авылы имамы Ибраһим хәзрәт җитәкләде. Уенга хөкемдар итеп спорт комплексы администрациясе тарафыннан Миннуллин Фәнил Фаһим улы билгеләнде. Уен бик җитди рәвештә барды, һәм нәтиҗәдә “Олы Кайбыч” авылы мәхәлләсе командасы 7/2 белән җиңүгә иреште. Чараның дәвамы буларак уенчылар өчен чәй өчү һәм шәгъбан аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләнелде. Әлеге чаралар Татарстан Диния нәзарәте аша "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фонды ярдәмендә оештырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана