Мөфти “Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары”нда катнаша

16 май 2016 ел 15:06

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нурлат районы Колбай-Мораса авылында үткәрелүче “Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнаша. Конференциягә Әхмәдзәки хәзрәт шәкертләре, танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, Нурлат районы халкы җыелды.

Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган  конференцияне  Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Нурлат районы мөхтәсибәте һәм Нурлат якташлар җәмгыяте оештырды.  Чарада “Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин һәм совет чорында Ислам дине” дигән темага чыгышлар тыңланды.

Татарстан мөфтие үзенең чыгышында Әхмәдзәки хәзрәтнең 1970 елдан башлап, 90 нчы елларга кадәр Казанда совет чорында эшләгән бердәнбер мәчет – Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы булганын билгеләп узды. Мөфти: “Әхмәдзәки хәзрәт, якыннары сөйләвенә караганда, нинди генә авырлык булса да  гыйлем өйрәнүдән, сабак бирүдән туктамаган. “Гыйлемне  яңартып торырга кирәк, тоныкланмасын өчен”, - дип әйтә торган булган”, -диде.

Шулай ук ул яшьләрне Әхмәдзәки хәзрәт кебек галимнәребезне, имам-хатыйбларыбызны белергә, алардан үрнәк алырга чакырды. “Милләтебезнең аксакалларын, олуг галимнәребезне зурларга, хөрмәтләргә, аларның хезмәтләрен өйрәнергә кирәк. Хәзрәт сүзләре барыбызга да олы нәсихәт. Шуңа күрә хәзер Әхмәдзәки хәзрәт сөйләгән вәгазьдән бер өзек җиткерәсем килә: “Адәм баласының гомере бик кыска, шуңа күрә аны заяга үткәрмәгез. Вакытларыгызны бушка уздырмагыз. Үзегезне яхшы исем белән искә төшерерлек гамәлләр кылып калдыррыга тырышыгыз. Төрле һөнәрләр өйрәнегез һәм балаларыгызны да аңа өйрәтегез. Хак мөселман булуыгызны эшлеклелек белән һәм сүздә, эштә тугрылык белән күрсәтегез!” Аллаһы Тәгалә Әхмәдзәки хәзрәтнең эшләреннән разый булып, урынын җәннәттә кылса иде! Биредә әйткән сүзләр рухына дога булып барып ирешсен!”

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана