Иртәгә “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” халыкара фәнни-гамәли конференция була

18 май 2016 ел 15:40

19 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанда “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра.

Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән дин әһелләре, журналистлар чакырылган әлеге фәнни-гамәли чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли торган “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан, шулай ук Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында үткәрелә.

Конференциянең “түгәрәк өстәле”ндә танылган дин галимнәре, журналистлар, аналитиклар, дин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белгечләре Россия Федерациясендә тыелган террор оешма ДАИШка мәгълүмати каршы тору ысуллары турында фикер алыша. Сөйләшүдә 100дән артык белгеч, журналист катнаша.

Конференциянең икенче өлеше – пленар утырышта  ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Мисыр Президентының дини эшләр буенча киңәшчесе Усама Сәйд Әл-Әзһәринең, Дәмәшкъ университеты докторы, Левант галимнәре җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Бутыйның, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәзәк Әс-Сәгъдинең, юридик фәннәр докторы, Югары икътисад мәктәбе профессоры, Дагыстан мөфтиенең беренче урынбасары Сәәдуев Мөхәммәдрәсүл Сәәдугаҗиевичның, ТР МДН рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның, РФ ЭЭМ эксперт советы әгъзасы Сюкияйнен Леонид Рудольфовичның, ТР Фәннәр академиясе ислам тикшерүләре үзәге директоры Патеев Ринат Фаик улының һәм башкаларның чыгыш ясавы көтелә. Утырышта татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” VII форумы делегатлары, Казан мөселман уку йортлары шәкертләре дә катнаша.

Пленар утырышны ТР МДН рәисе урынбасары, РИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин алып бара, Коръәнне  Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин укый.

Конференция  татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылачак, тәрҗемәчеләр җәлеп ителә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана