Ислам дөньясы галимнәре, ДАИШ барлык чикләрне дә узды, дип саный

19 май 2016 ел 21:04

Бүген Фәннәр академиясендә «Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору» халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы булды.

Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мисыр Президентының дини эшләр буенча киңәшчесе Усама Сәйд Әл-Әзһәри, Дәмәшкъ университеты докторы, Левант галимнәре җитәкчесе Мөхәммәтд Тәүфыйк Рамазан Әл-Буты, Иордания университеты профессоры шәех Габдерразак Әс-Сәгъди, РФ ЭЭМның эксперт советы әгъзасы Леонид Сюкияйн, ТР Фәннәр академиясе ислам тикшерүләре үзәге директоры Ринат Патеев чыгыш ясады.

Утырыш ТР МДН рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров рәислегендә узды. Беренче итеп сүзне мөфти Камил хәзрәткә бирделәр.

“Мәгълүмат чаралары роле һәм мөһимлеге елдан ел үсә. Бүгенге көндә телевидение, радио, газета, интернет дөньяның әйдәп баручы илләре куллана торган “йомшак көч” инструменты булып тора. Шуңа күрә, дәүләт һәм сәяси - иҗтимагый институтлар халыкка таратылган информациянең идеологик эчтәлегенә бигрәк тә игътибарлы булырга тиеш. Еш кына аларда деструктив, милитаристик, фашистик, ксенофобия, шовинизм һәм атеизм идеологияләре очрый. Кызганыч, бу проблемалар ислам дөньясын да читләтеп узмый. Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларының күбесе мәгълүмати плюрализм “маска”сын киеп, җәмгыятькә “ДАИШ” идеологиясен тараталар.”, - дип сөйләде мөфти хәзрәтләре.

 Усама Сәйд Әл-Әзһәри фикеренчә, ДАИШ бернинди дә «Ислам дәүләте» түгел. «ДАИШ - башка милләтләрне һәм диннәрне куркыныч астына куя торган фирка ул. Алар исламны үз максатларында файдалана. Дөреслектә, ДАИШ - террорчылык агымы һәм куркыныч тудыручы фирка. Ул инде бөтен чикләрне дә узды», - ди делегат. Аның фикеренчә, мондый оешмалар ислам динен дөрес аңлатмау нәтиҗәсендә барлыкка килә. ДАИШны ул элеккеге харизиләр белән чагыштырды һәм алар арасында аерма юклыгын ассызыклады. Аңа каршы көрәшү өчен дөрес мәгълүмат таратырга, дөрес белем бирергә кирәк, дигән фикердә Усама Сәйд Әл-Әзһәри. Мисыр Президенты киңәшчесе фикеренчә, бу юнәлештә Татарстан хакимияте һәм республика мөфтияте тарафыннан зур эшләр башкарыла. Болгар Ислам академиясе дә моңа зур өлеш кертәчәгенә өметләнүен белдерде ул.

Габдерразак Әс-Сәгъди фикеренчә, ДАИШ вәкилләре кешеләрне үз максатларында файдаланып, аларның канын коя. «ДАИШ кан кою, бозыклык тарату белән бәйле, ул инде барлык чикләрне дә узды. ДАИШ Җир шарында яман шеш кебек барлыкка килде. Элек тә мондый фиркалар бар иде, тик алар, вакыт узу белән, юкка чыкты. Бу оешмаларда адашкан фикерле кешеләр тупланган. Аларны бары дөрес фикер белән генә җиңеп була», - диде ул. ДАИШ вәкилләре бик вак мәсьәлләргә дә бәйләнә, мисал өчен, сәламләүгә. Алар җирлекнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итми, дип саный Иордания профессоры. Сүз уңаеннан, бу галим Болгар ислам академиясенә белем бирергә чакырылган.

«ДАИШ өчен ислам - үз максатларын тормышка ашыру ысулы. Алар исламны үз мәсьәләләрен чишү өчен файдалана. Ислам кан кою һәм көчләүгә нигезләнә аламы? Бу мөмкин эш түгел. Ислам дөньяда бара торган процессларда актив катнашучы була ала. Әмма ул аерылырга түгел, ә берләшергә тиеш», - дип саный РФ ЭЭМның эксперт советы әгъзасы Леонид Сюкияйн. Теләсә кайсы террорчылык оешмаларын, ислам нормаларын үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга теләүчеләргә каршы берләшеп көрәшергә кирәк, ди ул.  

"Татар-информ" материалары буенча

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана