Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда Kazansummit 2016 халыкара икътисад саммиты пленар утырышында катнашты

20 май 2016 ел 12:23

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Казанда Kazansummit 2016 халыкара икътисад саммиты пленар утырышында катнашты. Быел утырыш "Дөнья икътисадында яңа архитектура: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең финанс индустриясе үсеше алгарышлары" исеме белән уздырылды. Әлеге рәсми чара Камил хәзрәтнең Коръән аятьләрен укып, дога кылуы белән башланды.  

Рәсми утырышка кадәр мөфти саммит кунаклары белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узганэшлекле иртәнге ашта булды.

Саммит Татарстан башкаласында дөньяның 51 иле вәкилен җыйды. Эшлекле иртәнге ашта катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:  “Саммит Россия белән ислам дөньясы илләренең очрашу һәм ачык диалог урынына әйләнде”, - диде сәламләде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Шулай ук бүген саммит кысаларында нәзарәт оештырган  “Хәзерге заманда вакфлар”VIII халыкара конференциясе уздырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана