Камил хәзрәт Сәмигуллин: Безнең, татар имамнарының төп эше – бабаларыбыз юлын дәвам итү һәм алар өйрәткәннәрне халыкка җиткерү"

20 май 2016 ел 13:16

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” VII форумының пленар утырышында катнашты. Россиянең төрле төбәкләренннән җыелган татар имамнарын Татарстан Диния нәзарәте, республика мөселманнары һәм шәхсән үзе исеменнән сәламләде.

Мөфти хәзрәтләре үзенең чыгышында бүгенге көндә республикада дин өлкәсендә башкарылган төп эшләр белән таныштырды.

“Без чын мәгънәсендә тарихи көннәрдә яшибез, - диде хәзрәт. - 29 апрельдә Казанда Болгар ислам академиясе киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Аллаһ боерса, 21 май көнне Болгарда ислам академиясе нигезендә дога кылырбыз, олы эшне башлап тәкъбирләр әйтербез. Галимнәребез сүзләренә караганда, ислам дине Болгарга Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм чорында, хиҗри буенча алтынчы елда ук килгән. Шунысы да мәгълүм, бу җирләрдә гыйлем йорты булган. Аны 1080 елда галим Якуб бине Ногман ачкан. Заманында Болгарның галимнәр иле буларак даны киң таралган. Академияне ачып без янә шушы мәртәбәле дәрәҗәгә омтылабыз.

Академия иң беренче чиратта, татар дини мирасын саклауны, дини гыйлем дәрәҗәсен үстерүне күз алдында тотып оештырыла.Алдыбызда мөселман өммәтен исламның хәнәфи-мәтуриди мәзхәбенә таянган традицион кыйммәтләре белән берләштерү, үстерү бурычы тора.

Мәгълүм булганча, мөселман җирләрендә имам Әбу Хәнифә мәзһәбе таралыш алу вакыты сигезенче гасыр ахырына туры килә. Болгарда яшәгән бабаларыбызның хәнәфи мәзһәбе тарафдарлары булулары турында Багдадтан килгән Ибен Фадлан үзенең хисабында язып калдырган”.

Шулай ук Камил хәзрәт чыгышында татар имамнарының бүгенге көндә нинди эшләр башкаруы мөһим булуга игътибар юнәлтте.

“Без, татар имамнарының төп эше ул – бабаларыбыз юлын дәвам итү һәм алар өйрәткәннәрне халыкка җиткерү. Бүгенге көндә халыкка, аеруча яшьләргә, Имам Әбү Хәнифә мирасын өйрәтү, мәзхәб мәсьәләләрен аңлату бигрәк тә мөһим. Шуңа күрә дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2016 елны Хәнәфи мәзхәбе елы итеп уздыра. Бу ел кысаларында Әбү Хәнифәгә багышланган чаралар уздыру, китаплар бастыру каралган”, - диде. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт чыгышын түбәндәге сүзләр белән тәмамлады:

“Ни өчен хәзер мөселман өммәте ялган диннәргә каршы тору юлларын эзләргә мәҗбүр соң?! Минем уйлавымча, иң беренче зур сәбәп ул – гыйлми-дини мирасны белмәү.  Икенче сәбәп – тәкъвалыкны югалту. Изге Коръәндә Раббыбыз кисәткән: «Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер». (Нәба (Хәбәр) сүрәсе, 31нче аять). Менә шуны истән чыгармасак иде.

Өченче сәбәп – кешеләрнең тормышы бәрәкәтле, бәхетле булсын өчен иман ныклыгы кирәклеген оныту. Аллаһы Тәгалә Коръәннең хакыйкый булуын саклый. Без исә ислам динен сакларга һәм таратырга тиеш.

Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да ныклык һәм сабырлык бирсен! Раббыбыз эшләребезне дәвамлы һәм бәрәкәтле итсә иде. Раббыбыз кылган догаларыбызны, гамәлләребезне кабуллардан кылып, ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт насыйп итсен иде!”

«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһәлләре форумының эшендә 916 делегат катнаша. Делегатлар Россиянең Ерак Көнчыгыштан Калининградка кадәр барлыгы 68 төбәгеннән килдeләр. Форум кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 19 майда “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” халыкара фәнни-гамәли конференциясен уздырды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана