Бүген Татарстан мөфтие Россия ватандашларының Халыкара советы Президиумы рәисе Петр Шереметев белән очрашты

23 май 2016 ел 16:09

Бүген Галиев мәчетендә ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия ватандашларының Халыкара советы Президиумы рәисе, Сергей Рахманинов исемендәге Париж консерваториясе ректоры Петр Шереметев белән очрашты.

Мөфти мөхтәрәм кунакка республика мөселманнарының яшәеше турында сөйләде, Диния нәзарәтенең татар дин галимнәренең мирасын барлауга юнәлдерелгән проектлары белән таныштырды, кунакның дин өлкәсенә кагылышлы сорауларына да җавап бирде һәм Галиев мәчетең бай тарихында да тукталып үтте.

Мәгълүм булганча, Петр Шереметев Россиядә генә түгел, ә Европада да билгеле шәхес. Аның нәсел шәжәрәсе Рюриклар һәм Романовларга барып тоташа. Графның нәсел җебе Петр I, фельдмаршал Суворов һәм Кутузов кебек шәхесләр белән дә бәйле. Петр Шереметев белеме буенча  архитектор,1957 елда Сан-Паолода уздырылган халыкара архитектура һәм сәнгать конкурсы лауреаты, 1959 елда Париждагы архитектура мәктәбенең беренче лауреаты. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана