Татарстан мөфтие Габденнасыйр әл-Курсавига багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашты

24 май 2016 ел 15:03

Бүген ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Арча районы Курса авылында үткән “Курсави укулары” I Россиякүләм фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты. Ул “Авыл җирендә татар мәхәлләсе үсеше: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” дигән темага багышланган иде. Чарада район җитәкчелеге, дәүләт оешмалары вәкилләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр, дин әһелләре һәм район халкы килде.

Фәнни җыенны Татарстан Фәннәр Академиясе, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте, Арча районы хакимияте, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Россия ислам институты оештырган.

Мөфти Камил хәзрәт үзенең чыгышында Габденнасыйр әл-Курсавиның татар халкына калдырган зур  мирасының кайбер сәхифәләрендә һәм исламга бәйле реформаторлык карашларында тукталды.

“Курсавиның татар телендә язылган «Һәфтияк тәфсире» дигән җыентыгыннан башка, барысы да гарәп телендә язылган. Галимнең 1903 елда язылган «Әл-иршәде лилгыйбәд» («Туры юлга өндәү») дигән гарәпчә китабы мөселманнар арасында бик киң таралган. Үз заманында Курсави мөселманнарга иҗтиһад, тәкълид, бидгать мәсьәләләрен аңлата. Мәсәлән, ул бидгатьне яхшы һәм начарга бүлеп карый. Кешеләр арасындагы мөгамәләдә шәригатьтә ниндидер күрсәтмәләр булмаса, бидгать дөрес санала, дип исәпли галим. Ә инде гыйбадәткә, фарыз-вәҗебләргә кагылышлы шәргый мәсьәләләргә үз белдегең белән үзгәрешләр кертү, Курсави фикеренчә, начар бидгать була. Аллаһы Тәгалә Габденнасыйр хәзрәтнең эшләреннән разый булып, урынын җәннәттә кылса иде! Биредә әйткән сүзләр аның рухына дога булып барып ирешсен!”, - дип сөйләде мөфти хәзрәтләре.

Конференция кысаларында кунаклар өчен "Мөхәммәдвафа" мәчетен һәм Курсави укыткан мәдрәсәне карау оештырылды.

Габденнасыйр әл Курсави (тулы исеме Әбүннасыйр-Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхаммәд бине Иштирәк әл-Курсави) – күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, теолог.
1776 елда Татарстанның Арча төбәгенә караган Курса авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Аның әнисе Миһербан бине Әмин бине Мансур, Максабаш авылында туган. Булачак галим башлангыч белемне Мәчкәрәдәге (Кукмара төбәге) Мөхәммәдрәхим ахуннан ала. Соңыннан Бохарага барып Ниязколый әт-Төрекмәни мәдрәсәсендә укый. Аннан кайткач Мәчкәрәдәге җизнәсе һәм аның уллары Гобәйдулла, Муса һәм Мөхәммәтҗан ярдәмендә зур мәдрәсә салдырып, анда укыта башлый. Шул ук вакытта Курсада имам-хатыйб вазифаларын да башкара.
1808 елда Габденнасыйр Курсави кабат Бохарага бара һәм анда үзенең исламга карата булган реформаторлык карашларын тарата башлый. Аның фикерләре консерватив Бохара руханиларының ярсулы каршылыгына очрый, ләкин соңгылары иман һәм шәригать мәсьәләләре буенча барган ачык бәхәсләрдә җиңеләләр. Карашлары өчен Бохара әмире тарафыннан оештырылган эзәрлекләүләрдән качып ватанына кайтып китә.
1812 елда хаҗга дип чыгып китә, юлда барышлый ваба чире белән авырып Истанбулда вафат була һәм "Өскедар" зиратында күмелә. Югары Курса авылында Г.Курсави имамлык иткән мәчет саклана. 2014 елның маенда Курсавиның якташлары Урта Курса авылында “Мөхәмәдвафа” мәчетен ачты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана