Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре Рөстәм хәзрәт Батыр белән очрашты

25 май 2016 ел 09:14

24 май көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләре янына очрашуга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр килде.

Рөстәм хәзрәт үзенең чыгышында традицион ислам төшенчәсенә тукталды, аның килеп чыгышы, мәгънәләре һәм әлеге терминның төрле даирә вәкилләре тарафыннан ни рәвешле кулланылуы хакында сөйләде.

Рөстәм хәзрәт традицион ислам төшенчәсенең дүрт мәгънәсенә тукталды: 1) Россия исламы (дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре куллана); 2) халык исламы (этник мөселманнар куллана); 3) татар исламы (милләтчеләр куллана); 4) Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә тоташкан өч дини фән – гакыйдә, фикъһе һәм әхлакый кануннар җыелмасыннан торган ислам, ягъни Әһле сөннәт вәл җәмәгать юлы.

2016 нчы ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Хәнәфи мәзһәбе елы дип игълан ителде. Хәнәфи мәзһәбенең төп үзенчәлеге – аның акылга сыешлы (рациональ) булуында. Әбу Хәнифә бар фикер каршылыкларыбызны да Аллаһы Тәгалә хөкеменә калдырырга кирәк дип әйтә торган булган. Традицион ислам дин галимнәре фикеренчә, исламда иман төшенчәсе – дингә ышануны тел белән әйтү һәм аны күңелгә, йөрәккә сеңдерү. Иманның өч өлешле булуы турында сөйләгәндә, гамәлләрнең дә иманның бер өлеше булуы турында әйтелә. Мондый фикер буенча, әгәр дә саваплы гамәлләр булмый икән, әйтик, кеше намаз укымаса яки гөнаһлар кылса, мондый кеше кяфер булып исәпләнә.

Рөстәм хәзрәт үз чыгышында Болгар дәүләтенә өч сәхабә килү вакыйгасын да читләтеп үтмәде. “Безгә бу фактка фәнни яктан түгел, дини яктан карарга кирәк”, – диде ул. Пәйгамбәребез  салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләре болгар бабаларыбызга дин алып килгәндә чалма, юл таягы һәм кара савыты белән килгәннәр. Чалма ул – фани дөньядан бакыйга китәргә, Аллаһы Тәгалә белән очрашырга әзерлек билгесе; юл таягы – тынычлык символы (кайбер илләрдә аның урынына хәзер хәтта утлы корал тоталар); кара савыты – гыйлемлелек, рациональлек билгесе.

Очрашу ахырында мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин Рөстәм хәзрәткә борынгы Коръән китабы бүләк итте. Рөстәм хәзрәт озакламый Мәрҗәни йортында Ислам мәдәнияте музее ачылачагы турында искәртте һәм шул музейны мөмкин кадәр тарихи мирас ядкәрләре белән тулыландыруда актив катнашырга чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана