Хуш килдең, Рамазан!

07 июнь 2016 ел 14:12

6 июнь көнне  Буа мөхтәсибәте белән берлектә районның Госман, Хаҗилар мәчетләрендә һәм 5 нче мәхәлләдә Рамазан ае уңаеннан Коръән хәтем итүне оештырдылар. Хәтемне ике Коръән-хафиз алып бара. Алар бер ай дәвамында Коръәнне тулысынча укыячак. Чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Шунысын да әйтергә кирәк, Рамазан аен олылап Буа мөселманнары шәһәр халкына бүләк ясаган. Изге ай дәвамында Ефремов урамы буенча өч автобус бушлай йөриячәк. Әлеге автобусларга “Рамазанга Буа мөселманнарыннан бүләк” дигән табличка да эленгән. Бу эшкә  өлешен керткән мөселманнарга Аллаһының изге рәхмәтләре булсын!

  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана