Дәгъват бүлеге хезмәткәрләре рухи тәрбия дәресләре уздыра

08 июнь 2016 ел 13:51

Кичә Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм Дин-Ислам мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин “Инсайт” клиникасы баш табибы Рөстәм Мирзин белән очрашты. Дин әһелләре табиб белән алкоголизм, наркомания һәм тәмәке ятьмәсенә эләккән пациентларга рухи тернәкләндерү хезмәте күрсәтү турында фикер алышты. Киләчәктә дин әһелләренең биредә дәваланучылар белән һәрдаим очрашып, дини-әхлакый эчтәлектәге сөйләшүләр уздыруы турында килешенде.

Мәгълүм булганча, мондый эшне нәзарәт хезмәткәрләре республиканың башка медицина оешмаларында да алып бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана