“Азан” радиосы “Оедым ошбу имамга” конкурсын уздыра

08 июнь 2016 ел 17:01

2016 нчы ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан  Хәнәфи мәзхәбе елы буларак уздырыла. “Азан” радиосы шушы уңайдан  “Оедым ошбу имамга” конкурсын башлый! Шөкер, һәр татар авылында бүген мәхәллә халкы намазга җыйнала. Ике һәм аннан да күбрәк мәчетле төбәкләр дә, заманында мәчетләре юкка чыгарылып, бүген шуны торгызу мәшәкате белән яшәүче авылларыбыз да бар. Уртаклык шунда: һәр авылның, төбәкнең абруйлы имамы бар. Әйдәгез әле, туган ягыгызның тарихи сәхифәләрен барлап, элеккеге имамнарны искә төшерик, бүген хак динебезне таратучы хәзрәтләребезне зурлыйк.

"Конкурсыбызга сезнең төбәкнең абруйлы хәлфәләре, имамнары, абыстайлары хакында хатлар көтәбез. Сез юллаган тарихи фактлар буенча махсус җыентык нәшер ителәчәк. Һәр катнашучы “Хозур” нәшрият йортыннан истәлекле бүләк алачак. Хатларны radioazan@mail.ru адресына көтәбез. Белешмәләр өчен телефон: 202-07-97", - дип хәбәр итә radioazan.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана