Яр Чаллы шәһәре "Туфан" мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырылды

09 июнь 2016 ел 11:37

Анда "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм мәхәллә халкы чакырылды. 

Мәҗлестә шәһәребез мәчетләренең имамнары, мәчет әһелләре катнашты. Килгән кунакларны Туфан мәчетенең имамы Равиль хәзрәт Нуруллин, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре мэриясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин сәламләде. Мондый чаралар мөселманнарны берләштерә, ислам өммәтен ныгыта һәм әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен, бәрәкәтен алып килә. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем ураза тотучыны ифтар кылдырса, ягъни авыз ачтырса, аңа ураза тотучының әҗере булыр, шулай ук ураза тотучының әҗере дә кимемәс».

Мәҗлеснең ахыргы өлешендә "Ак мәчет" имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли дога кылды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана