Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе көндезге, кичке hәм читтән торып уку бүлекләренә укырга чакыра!

09 июнь 2016 ел 17:11

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе көндезге, кичке hәм читтән торып уку бүлекләренә укырга чакыра!

(Мәдрәсә уку-укыту эшчәнлеген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара)

Көндезге бүлеккә урта мәктәп тәмамлаган ир-егетләр кабул ителә. Шәкертләр өчен мәдрәсәдә яшәү урыны hәм тәүлегенә өч тапкыр бушлай ашату каралган. Мәдрәсә программасында дини фәннәр, шулай ук “Татар теле”, “Татар әдәбияты”, “Тарих”, “Хокук”, “Информатика”, “Умартачылык” кебек дөньяви дәресләр кертелгән. Мәдрәсәдә физкультура һәм спортка да зур әһәмият бирелә, спорт залы һәм спорт мәйданчыгы булдырылган.

Мәдрәсәдә уку бушлай булса да, таләпләр югары. Уку елы өч ел дәвамында 1 нче сентябрьдән 31 нче майга кадәр бара. Көндезге бүлекне тәмамлап, диплом эшен уңышлы яклаучыларга урта дини белем хакында “Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләү хәзерләү” юнәлеше белән “Ислам белгече һәм гарәп теле мөгаллиме” квалификациясе алу хакында диплом бирелә.

Август аенда хәзерлек сыйныфлары өчен егерме көнлек курслар үтә hәм имтихан белән тест нәтиҗәсендә шәкертләр I курска кабул ителә. (Укырга килүчеләр моңа кадәр үзләштергән белемнәре белән, гыйлемнәре туры килү-килмәүгә карап, II-III курсларга да алынырга мөмкин!)

Кичке hәм читтән торып уку бүлекләрендә уку вакыты – дүрт ел. Аны тәмамлаучылар “Имам-хатыйб һәм ислам дине нигезләре мөгаллиме” (хатын-кызлар: “Ислам дине нигезләре мөгаллимәсе”) квалификациясенә ия булалар һәм урта дини белем хакында диплом алалар. Читтән торып укучылар елына ике мәртәбә сессиягә киләләр.

Хатын-кызлар бары кичке бүлеккә генә кабул ителә (килгәндә укып бетергәч мәхәлләдә эшләргә ниятләү хакында мәчет имамыннан юллама алу шарт).

Мәдрәсәгә кабул ителүчеләр әңгәмә үтәргә тиешләр.

Укырга керү өчен түбәндәге документларның булуы таләп ителә:

гариза (мәдрәсә бланкына тутырыла);
паспорт күчермәсе;
сәламәтлек хакында белешмә (086/у формасы буенча);
белем таныклыгы күчермәсе;
характеристика (көндезге бүлеккә баручылар өчен);
автобиография (көндезге бүлеккә баручылар өчен);
3х4 зурлыгында дүрт данә аклы-каралы фоторәсем (хатын-кызлар яулыктан булырга тиеш).

Мәдрәсә эшчәнлегендә яңалык та бар: 2013 нче уку елыннан авыл мәчетләрендә эшләүче имамнарның белемнәрен күтәрү буенча профессиональ курслар эшли башлады. Мондый курсларны баштарак Татарстаннан читтә яшәүче дин әһелләре үтте. Курслар матуриди гакыйдәсенә туры китерелеп, хәнәфи мәзһәбе буенча иман шарты, йола, гореф-гадәт һәм тәрбия мәсьәләләрен үзләштерүне үз эченә ала. Курсларда белемнәрен тирәнәйткән дин әһелләренә сертификатлар тапшырыла.

Мәдрәсәбезнең адресы:

420108 Казан шәhәре, Мәҗит Гафури урамы, 67 нче йорт. (Җәмәгать транспорты белән 31 нче автобусның «Мехчылар берләшмәсе» тукталышында төшәргә.)

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 278-31-96.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана