Рөстәм хәзрәт Хәйруллин халыкара фәнни-гамәли симпозиумда катнашты

10 июнь 2016 ел 15:04

Бүген мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин “Россияда һәм БДБ илләрендә исламны һәм төбәкне өйрәнү: казанышлар, проблемалар, перспективалар” дип исемләнгән IV халыкара фәнни-гамәли симпозиумда катнашты.

Рөстәм хәзрәт катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм мөселман илләренең, төбәкләренең эчке үсешенә бәйле тикшеренүләрнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләде.

Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан евразиячел һәм халыкара тикшеренүләр институты, Исламны өйрәнү фәне тикшеренүләре үзәге (ТР ФА каршында), Татар энциклопедиясе һәм төбәкләр өйрәнү институты тарафыннан оештырылды.

Әлеге симпозиум кысаларында делегатлар шулай ук XXI гасырда мөселман өммәте каршында торган проблемалар, мөселман илләренең потенциалы һәм халыкара киңлектә тоткан урны турында сөйләшүләр уздырачак.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана