Татарстан мөфтие район ифтарларында катнаша

14 июнь 2016 ел 10:53

Кичә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Яңа Чишмә мөхтәсибәте мөселманнары белән ифтар мәҗлесендә очрашты. Чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров катнашты. 

Килгән кунаклар ахшам намазына кадәр Тубылгытау авылында район халкы белән күреште. Мөфти хәзрәтләре җыелган халыкка мөбарәк Рамазан аеның фазыйләтләре хакында җиткерде, бу айда мәрхәмәтле эшләрдә берләшергә чакырды һәм мәхәллә халкының сорауларына җавап бирде. Район җитәкчелеге шулай ук үзенең изге теләкләрен җиткерде. Аннан авыз ачып бергәләшеп ахшам намазы укыдылар. 

10 июнь көнне Теләчедә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, районы башлыгы Илдус Зарипов, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашында беренче районкүләм ифтар мәҗлесе узды. Мәҗлестә район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары,  имам-хатыйблар, мәчеткә йөрүче һәм ураза тотучы мөселман-мөслимә кардәшләр катнашты. Чара мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиның Коръән укуы белән башланып ките. Мөфти халыкка нәсыйхәтләрен җиткерде, борчыган сорауларына җавап бирде. Ахшам вакыты кергәч азан әйтеп авыз ачтылар, күмәкләшеп намаз укыдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана