Балаларга хәләл ризык булсын

14 июнь 2016 ел 14:06

Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хәләл" стандарты комитеты таныклыгына ия булды.

Бу департамент Казанның мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләренә ярымфабрикатлар әзерли. Предприятиедә хәләл продукция җитештерү өчен барлык шартлар булдырылган. Сыер һәм кош итләреннән ярымфабрикатлар әзерләү аерым цехларда башкарыла, цехлар хәләл булмаган продукция җитештерү зонасыннан күчмә рәшәткәләр белән бүленгән.

Хәләл продукцияне һәр атна саен җомга көнне җитештерү планлаштырыла. Бу көнне хәләл булмаган продукция җитештерелмәячәк. Ярымфабрикатлар өчен чимал  "Хәләл" комитеты таныклыгына ия булган предприятиеләрдән киләчәк. Барлык таләпләрнең үтәлүен комитет белгече контрольдә тотачак.

Җитештерелгән хәләл продукциянең кайсы мәктәпкәчә учреждениегә һәм мәктәпкә таратылуын балаларның ата-аналары һәм учреждение директорлары хәл итәчәк. Уку елы башына мониторинг ясалачак, шуның нигезендә хәләл продукция белән тәэмин ителәчәк учреждениеләрнең исемлеге төзелә.

«Татар-информ»


 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана