10 июнь көнне нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Нурлат районында булды. Эшлекле сәфәр кысаларында Нияз хәзрәт район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова һәм Нурлат районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сайфуллин белән очрашты. Ике як райондагы дини вәзгыять, мөселман өммәтенең яшәеше һәм Кизләү авылында дин әһелләренә багышланган фильм өчен материаллар туплауны оештыру хакында сөйләште.
Районның үзәк мәчетендә Нияз хәзрәт Сабировның Рамазан аеның фазыйләтләренә багышланган вәгазе булды.