“Авыр вакытларда укыла торган догалар” китабы дөнья күрде

14 июнь 2016 ел 14:32

“Хозур” нәшрият йорты “Авыр вакытларда укыла торган догалар” китабын кабат нәшер итте.  Басма кечкенә форматлы булса да зур бер рухи кыйммәткә ия, чөнки анда инсанның Аллаһы Тәгаләгә юнәлүен күрсәтүче догалар тупланган.  Психологлар тарафыннан ясалган тикшеренүләр буенча, дога – илаһи ярдәм алу өчен рухи механизм, аны бөтен кеше дә куллана ала. Дәвамлы дога кылган кешеләрдә бурыч һәм җаваплылык тойгысы арта, көнләшү һәм явызлык кылу теләге кими. Дога һәркайсыбызга начарлыкларга һәм газапларга каршы сабырлык, көч бирүче шифадыр.  Ислам башка гыйбадәтләрендәге кебек, догада да билгеле бер шартларның үтәлүен сорый. Дога кылу әдәпләре турында, билгеле бер вакытларда кайсы доганы укырга кирәклеге хакында  китапта ачык язылган. Китап кечкенә форматта басылганга күрә аны  үзең белән йөртергә дә уңайлы.  

Әлеге китапны http://huzurshop.ru/  интернет кибетеннән алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 2020774. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана