Татарстан мөфтие Ленингорск мөселманнары белән очрашты

15 июнь 2016 ел 11:26

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ленингорск шәһәрендә булды. Мөфти хәзрәтләре район имам-мөхтәсибе белән бергә шәһәрдә төзелүче  мәчет  белән танышты һәм Ихлас мәчетендә оештырылган ифтар мәҗлесендә катнашты.

Чарага мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Баулы имам-мөхтәсибләре, авыл имамнары, район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм мәхәллә халкы килгән иде. Мөфти халыкка Рамазан аена багышланган вәгазь сөйләде, изге ниятләр генә кылып, гөнаһлардан тыелып яшәргә өндәде. Район башлыгына дини-әхлакый өлкәгә зур игътибар бирүе өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк бирде.

Рәгать Галиәгъзам улы, үз чиратында, соңгы елларда дини өлкәдә аеруча зур эшчәнлек алып барылуын билгеләде. Яңа мәчетләр төзелүе, аларда яшь буынга әхлакый тәрбия бирү максатыннн оештырылган чараларның күп булуын уңай бәяләде.

Мәҗлес барышында мөфти Лениногорск мөселманнары белән бергә авыз ачты, намаз укыды һәм халыкның күпсанлы дини сорауларына җавап бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана