Авылларда ифтарлар оештырала

20 июнь 2016 ел 11:49
Авылларда ифтарлар оештырала

Биектау районының татарлар, руслар, марилар, азербайҗаннар һ.б. милләтләр яши торган Семиозерка  авылында көн саен ифтар уздырыла. Бу хакта “Татар-информ” га җирле үзидарә башлыгы Рамил Госамов хәбәр итте.

Семиозеркада өч мәчет эшли. Шуларның берсе янында ифтар уздыру өчен махсус чатыр куелган. “Ифтарны бездә ел саен Рамазан ае дәвамында үткәрәләр. Бу эш белән фермер Әсхать Җиһаншин шөгыльләнә. Чатырга якынча 70 ләп кеше сыя, көн саен анда 30-40 кеше җыела”, - диде авыл җирлеге рәисе.

Семиозерканың үзендә 140лап кеше теркәлгән, шулай ук шәһәр җирлекләреннән авылга кайтып торучылар да шактый − 250 тирәсе, диде Рамил Госамов. 

 “Татар-информ”, Лилия Локманова

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана