Мәдрәсә шәкертләре республика районнарында практика уза

23 июнь 2016 ел 17:19
Мәдрәсә шәкертләре республика районнарында практика уза

23 июнь көнне Тукай районы Күзкәй авылында практика үтүче Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкерте Илнур Фархутдинов авыл мәчетендә балалар өчен “Рамазан аенда тарих буенча кечкенә сәяхәт” дигән зур чара оештырды.

Иң элек мәчет залында танышу-күрешү оештырылды, бәйгеләр өчен мәктәп укытучыларыннан торган жюри сайланды. Чараның төп өлешендә балаларга ислам дине, иман нигезләре турында сөйләнде, хәрәкәтле уеннар оештырылды, динебез турында фәнни фактларга нигезләнгән видеороликлар күрсәтелде.

Өйлә намазы алдыннан балаларга тәһарәт алу тәртипләре аңлатылды, бергәләшеп намаз укылды.

Әлеге чарадан балалар шатланып, алга таба да мәчеткә йөрүләрен белдереп, бик куанып кайтып киттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана