22 февраль көнне Гаилә мәчетендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, абыстайлар, язучылар, журналистлар катнашында “БҮГЕНГЕ ҖӘМГЫЯТЬТӘ ИР-АТНЫҢ РОЛЕ” дигән темага “акыл һөҗүме” форматында чара уздырыла. Сөйләшүдә ир баладан ир-ат тәрбияләү, гаиләдә ирнең дәрәҗәсен күтәрү, балалар суициды, XXI гасыр феминизмына кагылышлы сорауларга бергәләшеп җавап эзләү ниятләнелә.
Чараны Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара.
Башлану вакыты: иртәнге 9 да.
Урыны: Гаилә мәчете (Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2).
Журналистларны әлеге чараны яктыртырга чакырабыз.
Гаилә мәчете матбугат үзәге, 8 (843) 223-06-62.