Иң әүвәл бабаларыбыз рухына бер дога...

18 февраль 2017 ел 19:48

Бүген Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция кунаклары башкалабыздагы Баруди эзләре буйлап йөрделәр. Көн дәвамында тарихи урыннарда рухи мирасыбыз ядькарләрен күреп, мәчетләрдә татар дин әһелләре эшчәнлеге белән танышып, татар халкының дини-рухи үсешенә сокландылар. 

Дин әһелләре зиярат кылды

Конференциянең бүгенге көне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Яңа татар бистәсендәге Татар зиратына җирләнгән мәшһүр дин әһелләре каберләрен зиярат итүдән башланды. Камил хәзрәт чит ил кунакларын иң башта Галимҗан Баруди кабере янына алып килде, аннары дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Әхмәтһади Максуди каберләре янында булдылар.

Россия һәм Татарстан, чит ил дин әһелләре, галимнәре татар имамнары рухына багышлап догалар кылдылар.

Казанның Яңа Татар бистәсе зираты XVIII гасырның уртасында барлыкка килгән. Гарәп, латин һәм кирилл язулы мөселман кабер ташлары, мәчете һәм капкасы белән бергә зират Казанның тарихи һәм истәлекле урыны санала. Тарихтан мәгълүм булганча, дистә еллар дәвамында зират Казан мөселманнарының төп каберлеге булып торган. Бу зиратта күп сандагы күренекле имамнарыбыз җирләнгән: Шиһабетдин Мәрҗани, Галиев (Баруди) Галимҗан, Галиев Габдрахман, Әхмәтһади Максуди һәм башкалар.

Сирәк китаплар - рухи мирасыбыз

Конференция кунаклары өйләгә кадәр КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фондында саклана торган  Г. Барудиның китаплары белән таныштылар.

Танылган дин әһеле Галимҗан Баруди мәдрәсәләрдә гыйлем бирүдә сирәк һәм борынгы китапларның мөһимлеген аңлаткан шәхес. Дини гыйлем алырга теләгән яшьләр иске китапларны да укырга тиеш, китап уку- остаз өйрәткәнгә тиң дип санаган. Заманында ул үзенең шәхси китапханәсен булдыра. Тарихи чыганаклардан мәгълүм булганча, әлеге китапхандә, 20 еллардагы документлар буенча, 947 кулъязма һәм 3241 басма китап сакланган. Алар арасында Барудиның үз китаплары да, башка чит ил галимнәре хезмәтләре дә булган.  

1920 елның 24 июлендә Галиев китапханәсе бинасы китаплары белән бергә “Китапханәи исламия” гомуми ислам китапханәсенә тапшырыла. Еллар узгач бу китаплар КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фондына кертелә.

Мәдрәсә шәкертләре янында

Әтисе салдырган, ә Галимҗан Баруди Россия империясендә иң данлыклы уку йорты дәрәҗәсенә күтәргән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бүген дә Баруди рухы белән яши. Юбилей алдыннан Галимҗан Барудига багышлап чыгарылган газеталар да шул хакта сөйли. Аларны бүген Баруди нәселен дәвам итүчеләр дә бик теләп укыдылар, яшьләрнең иҗатларына куандылар.

Гомумән, бүгенге көн шәкертләр өчен аеруча тарихи бер мизгел булды. Дөнья күләмендә танылган мәртәбәле галимнәр сыйныфларга кереп шәкертләргә үзләренең нәсихәтләрен җиткерделәр.

Якын Көнчыгыш илләре Голәмәләр шурасы рәисе Мөхәммәд Тәүфик Рамазан әл-Буты Коръән укыган олы яшьтәге шәкертләргә соклануын белдерде. 70 еллап динсез яшәгән җирдә диннең кабат үсүенә, яшьләрнең дә, картларның да исламга тартылуына сөенүе белән уртаклашты.

Яңа замандагы дини эшләр...

Кунаклар шулай ук “Ярдәм” мәчетендә булып, анда алып барылган социаль эшләр белән таныштылар. “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре чит ил галимнәренә күзләре күрмәүчеләрнең ничек итеп Коръән укырга өйрәнүләре турында сөйләделәр, физик мөмкинлекләре чикле булганнарга тудырылган яшәү, уку шартлары хакында җиткерделәр.

Кунаклар өйлә намазын да биредә укыдылар һәм ахырдан тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре эшен югары бәяләп, алар өчен догалар кылдылар. Намазга җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, безнең өчен дә догада торыгыз диделәр.

Аннары исә мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырылган Болгар ислам академиясенә кагылышлы сөйләшү уздырылды. Әлеге рәсми җыелыш Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә үткәрелде.

Сөйләшү Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясенең учредительләр советы рәисе Исхаков Камил Шамил улы җитәкчелегендә барды. Сүрия Гарәп Республикасының «Әл-Фәтх» ислам институты ректоры, шәригать фәннәре докторы Хүсәмүтдин Фәрфур, Якын Көнчыгыш илләре Голәмәләр Шурасы рәисе Мөхәммәд Тәүфик Рамазан әл-Буты, Дәмәшк ислам университеты ректоры Мөхаммәд Хәсән әл-Курди,  Бәхрейнның имам Мәлик Ибн Әнәс җәмгыяте рәисе Ибраһим Мурейхи,   Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди, Төркиянең Мәрмәр университеты профессоры  Исмәгыйль Төрекуглы һәм башкалар катнашты.Җыелышта мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бүгенге көнгә Болгар ислам академиясен оештыру максатыннан башкарылган эшләр белән таныштырды.

Төрле ил дин белгечләре җыелыштан соң дин эшләре белән танышуны дәвам иттеләр: Россия ислам институтында, Кол Шәриф мәчетендә дә булдылар.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте

Башка язмалар:

Конференция кунаклары татар дин галимнәре рухына дога кылды

Татарстан диния нәзарәтендә Болгар ислам академиясендә дини гыйлем бирүгә кагылышлы сөйләшү үткәрелде

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана