1000 еллык мәдрәсә шәкертләре «Гыйбадәте исламия» буенча сорауларга җавап бирделәр

16 март 2017 ел 17:29

 Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина узды. Аны фикъһе (ислам хокукы) фәне мөгаллиме Илдар хәзрәт Ситдыйков үткәрде.

Әхмәтһади Максуди – атаклы татар галиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист. Ул язган дәреслекләр, китаплар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Аның иң мәшһүр хезмәтләренең берсе – «Гыйбадәте исламия» китабы. Бу китап Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча һәр мөселман белергә тиеш булган шәригать хөкемнәре, динебезнең нигезләре белән танышыра. Шулай ук анда еш кулланыла торган догалар, ислам бәйрәмнәре, мөбарак көннәр һәм кичәләр турында язылган. “Гыйбадәте исламия” һәр татар мөселманының өстәл китабы булырга тиеш.

Викторина сораулары гакыйдә (иман шартлары), ислам нигезләре (намаз, ураза, зәкят, хаҗ), мөселман бәйрәмнәре һәм мөбарәк кичәләр турындагы сораулардан гыйбарәт булды. Мәсәлән,  

1. Нәрсә ул фарыз?

2.Коръәндә ничә пәйгамбәр искә алына?

3. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Мәккәдә ничә ел пәйгамбәр була?

4. Ир балалар ничә яштән балигъ булып санала?

5. Тәһарәтнең ничә фарызы бар?

6. Ирләр кыям вакытында кулларын кая куерга тиеш?

7. Имам сүрәләрне укыган вакытта моктәди (имамга оючы) нәрсә укырга тиеш?

8. Тәравих намазы ничә рәкәгатьтән тора?

9. Нәрсә ул гошер?

10. Нәрсә ул фидия?

11. Һиҗри буенча яңа мөселман елы нинди айдан башлана? һ.б.

Киләчәктә мәдрәсә шәкертләре Әхмәтһади Максудиның каберен зиярәт кылырга да ниятли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана