string(36) "http://dumrt.ru/news/news_17165.html"
17.03.2017 10:42

15 мартта Чаллы шәһәренең Сидровка бистәсе “Ихлас” мәхәлләсе аксакаллары танылган татар дин әһелләре яшәгән урыннарга бардылар.

Иң башта Әлмәт районының Кичүчат авылында урнашкан Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтнең музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре кунакларны бик җылы каршы алды. Аксакаллар халкыбызның зур галиме Ризаэтдин хэзрәтнең тормыш юлы, иҗаты һәм кайбер шәхси әйберләре белән танышты. Өйлә намазына аксакаллар Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге җәмигъ мәчетенә керде. Әлмәт имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәтнең ярдәмчесе һәм мәчетнең имамы Инсаф хәзрәт аксакалларны бик җылы каршы алды. Кунакларны мәчет һәм мәдрәсәнең эшчәнлеге белән таныштырды.

Шулай ук бу көнне аксакаллар Зәй шәһәренең Таҗеддин Ялчогыл исемендәге җәмигъ мәчетенә тукталдылар. Зәй имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт кунакларны бик җылы каршы алып, Зәй шәһәрендә төзелә торган яңа мәчет һәм мәдрәсә белән таныштырды.