string(36) "http://dumrt.ru/news/news_17360.html"
20.04.2017 10:45

Буа мөхтәсибәтенең Адав-Толымбай авылында мәчет каршында оештырылган дини укулар тәмамланды. Берничә ай дәвамында әлеге курсларда 9 кеше дини белемен ныгытты. Аларга тиләвә,тәфсир, гакыйдә, фикъһ фәннәренә мөгаллимә Гөлсинә абыйстай Мулюкова төшендерде.

Курсларның ябылу кичәсендә авылның имамы Лионард  хәзрәт Гиззатуллин  аңа, килгән кунакларга,  авыл халкына олы рәхмәтләрен җиткерде.

“Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин үзенең чыгышында ислам дине гыйлеме бар  гыйлемнәрнең нигезе икәнлеген сөйләде. Дин әһелләре чара дәвамында очрашуга килгән авыл халкының сорауларына җавап бирде.