Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәшһәд университетында булды

20 апрель 2017 ел 13:00

Бүген  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университетында булды.

Татартан Президентын Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян, Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Леван Джагарян, Татартан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдино, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыпов һәм башкалар озата йөрде. 

Бүгенге очрашу нәтиҗәсе буларак  КФУ һәм Фирдәүси имемендәге университет арасында хезмәттәшлекне күздә тоткан килешү имзаланды.

Моңа кадәр татарстанлылар Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян белән очрашкан иде. Ике як мәдәният, мәгариф, технологияләр өлкәләрендә, туризмда, хәләл базар тармагында, күргәзмә эшчәнлектә, инвестицион хезмәттәшлектә үзара багланышларны арттыру хакында да фикер алышты.

Бүген Татарстан делегациясе имам Реза комплексында һәм Мәшһәд шәһәренең сәүдә-сәнәгать палатасына барырга планлаштыра.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары кулланылды

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана