Буа мөхтәсибәтенең Бикмурза авылы мәчетендә Мигъраҗ кичәсе уңаеннан мәхәллә халкы өчен күркәм мәҗлес оештырдылар.
Чараны авыл имамы Коръән сүрәләре укып башлап җибәрде һәм мәҗлескә килгән балаларның дини шигырьләре, Пәйгамбәребезгә ﷺ багышланып әйтелгән салаватлары белән дәвам итте.
Кичә барышында мәчет каршына йөрүче шәкертләр Мигъраҗ төне турында сөйләде, әлеге вакыйгага багышланган аять һәм хәдисләр белән таныштырды. Авыл абыстае Гөлгенә Гыйләметдин кызы мәхәллә халкын мөнәҗәтләр укып сөендерде.
“Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин үзенең чыгышында Миграҗ кичәсенең фазыйләтләре турында бәян итте. Ошбу мәҗелесне үткәргән Багаутдинова Долфидә ханымга һәм Илдус хәзрәт Әсәдуллинга Буа мөхтәсибәте исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде.
Җыелыш киләчәк тормышыбызга догалар кылып тәмамланды.