«Мөселманнар» газетасының май саны дөнья күрде. Традицияне бозып, бу юлы газетаның беренче битенә республика районнары җамигъ мәчетләренең берсе түгел, ә Чаллының Ак мәчете тәкъдим ителгән. Бай тарихы булган, бүгенге көндә өммәтебезне үстерүдә, ислам динен таратуда тырышып эшләүче бу мәчетнең һәм «Ак мәчет» мәдрәсәсенең эшчәнлеге күпләргә үрнәк.
Газетада шәгъбан аеның фазыйләтләре, рамазан аена әзерлек турындагы язмалар һәм башка дини сорауларга җаваплар; мөселман дөньясындагы яңалыклар урын алган.
Гаилә мәчетендә мөселманнарга кагылышлы мәсьәләләрнң чишелешен бергәләп эзләү өчен ай саен түгәрәк өстәл сөйләшүләре уздырыла башлады. Аның апрель аендагысы мөселман балалар бакчалары проблемаларына багышланган иде. Газетада шул чарадан язма тәкъдим ителә.
«Мөселманнар» газетасы Гаилә мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөхәррирлегендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Гаилә мәчете мәхәлләсе нәширлегендә айга бер тапкыр 5 мең тираж белән нәшер ителә һәм Татарстан мәчетләрендә бушлай таратыла. Теләгән кешегә аны өенә яздырып алу мөмкинлеге дә бар. Язылу индексы — П3131.
«Мөселманнар» газетасының май саны дөнья күрде
25 апрель 2017 ел 16:09

1,3 МБ
Соңгы яңалыклар

"Ярдәм"дә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары башланды
26 гыйнвар 2021 ел 18:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы