string(36) "http://dumrt.ru/news/news_17759.html"
16.06.2017 11:49

Бүген Диния нәзарәтенә Изборск клубы рәисе, билгеле җәмәгать эшлеклесе һәм журналист  Алесандр Проханов килде. Әлеге очрашу аның Казанга эшлекле сәфәре кысаларында оештырылды. Делегация әгъзалары арасында Изборск клубының рәис урынбасары Олег Розанов, Россия милләтләр дуслыгы университеты профессоры Юрий Тавровский,  "Первый каналның" Санкт-Петербург шәһәрендәге филиалының коммерция директоры Николай Стариков һб. Кунакларны мөфтинең урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Рәфыйк Мөхәммәтшин каршы алды.

- Татарстан ислам дине мәсьәләсендә башка төбәкләрдән аерылып тора, - дип белдерде Рәфыйк хәзрәт. - Безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов "Россия- ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең рәисе итеп билгеләнгән, татарлар бик бай интеллектуаль һәм дини мирас варислары.

Сөйләшү барышында Александр Проханов тарихи хәтер мәсьәләсен дә күтәрде: "Казанны алуга бәйле  аянычлы  вакыйга татарларның хәтерендә әле сакланамы?". Рәфыйк хәзрәт Казан ханлыгы яулап алынгач, татар халкына карата кырыс сәясәт алып барылганлыгын билгеләде: "Шуңа да карамастан дини сугышлар һәм ачыктан-ачык каршы торулар күзәтелмәде. Һичшиксез, татарларда милли узаң бар, ләкин ул Россия җәмгыятенә зыян салу дәрәҗәсендә түгел. Безнең җитәкчелек бу юнәлештә бик дөрес конфессиара сәясәт алып бара, урталыкны саклый. Казан Кремлендә "Кол шәриф" мәчете белән янәшә Благовещенск соборы тора, Болгар ислам академиясы белән бергә Мәрьям Ана иконасы соборы булдырыла".

Очрашу барышында Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин кунакларг ислам диненең башка дин вәкилләренә карата хөрмәтле караш булдырырга чакыруы турында сөйләде, Коръән аятьләрен мисалга китерде. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.