Чаллы мэры Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты

27 июнь 2017 ел 13:58

Чаллы   мэры, шәһәрнең Җәмигъ мәчете попечительләре Шурасы рәисе Наил Гамбәр  улы Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелеш барышы белән танышты. Бүгенге көндә мәчетнең цоколь катын төзүдә эшләүче “Стройтраст” фирмасы генераль директоры Раил Миннегалиев шәһәр башлыгына төзелеш объектының бүгенге торышы, төзелеш эшләренең ничек баруы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, төзелеш график буенча алып барыла, сыйфат торышы даими тикшерелә. Төзүчеләрнең барсы да сайлап алынган, тәҗрибәле, тәртипле кешеләр. Цоколь каты монолит ысул белән төзелә. Быел аны төзеп бетерү, тышкы өлешен  кызыл кирпич белән тышлау, гидроизоляция эшләрен башкару бурычы тора. Төзелешкә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов белдерүенчә, бүгенге көн өчен төп проблема булып кадрлар, төзелеш материаллары  түгел, ә акча җитмәү тора. Цоколь катын тәмамлау өчен өстәмә рәвештә 15 млн. сум акча таләп ителә. Халык, спонсорлар моны аңлар, тиешле ярдәмне күрсәтерләр дигән ышаныч бар. Мэр җитәкчелегендә төзелешкә килгән кайбер попечительләр моны яхшы аңладылар.

Җәмигъ мәчете белән танышу вакытында Наил Гамбәр улын шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, нәзарәтнең вакыф фонды вәкиле Фәрит Шәрипов, Уел Хөсәенов, төзелешкә бәйле башка рәсми кешеләр озатып йөрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана