Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Буада

28 июнь 2017 ел 11:20

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Буа районына эшлекле сәфәр кыла. Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы администрациясендә Камил хәзрәт  район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Җаббаров белән очрашты. Мөфти хәзрәтләре Диния нәзарәтенең киңкырлы эшчәнлеге, яңа проектлар хакында һәм район мөхтәсибәтләренең эш юнәлешләре хакында җиткерде. Ике як райондагы дини вәзгыять, җирле мөхтәсибәтнең эшчәнлеге һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү хакында фикер алышты. Сөйләшү шәһәрнең “Госман” мәчетендә авыл имамнары җыелышында дәвам итте.

Җыелышта шулай ук мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшит хәзрәт Маликов, көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов катнашты. Чараны район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов алып барды. Ул беренчеләрдән булып мөхтәсибәттә соңгы арада башкарылган эшләр буенча хисап тотты, мәхәлләләрдәге хәлләр белән презентация аша таныштырды. Мөфти Камил хәзрәт үз чиратында Буа имамнарын сәламләп, аларга үзенең олы ихтирамын һәм рәхмәтен җиткерде, хәнәфи мәзһәбенең асылы, зәкят, хаҗ һәм намазга багышланган сорауларны аңлаттып китте. Җыелыш барышында имам-мөхтәсиб сайлаулары да булды. Әлеге җаваплы вазыйфага Камил хәзрәт моңа хәтле уңышлы гына эшләп килүче Илмир хәзрәт Хәсәновның кандидатурасын тәкъдим итте. Авыл имамнары аны бертавыштан сайлады. Яңадан сайланган имам-мөхтәсибкә үзенең теләк-нәсихәтләрен Марат Җаббаров та җиткерде. Чара Коръән укып, догалар кылып тәмамланды.

Сәфәре кысаларында Камил хәзрәт Буа мәдрәсәсенең яңа бинасы төзелеше белән танышты. Мәгълүм булганча, Буа мәдрәсәсенең элеккеге тарихи җирен саклап калу, дини үзәк булдыру максатында халык ярдәме белән яңа бина төзелеше бара. Бу бинада яшь балалар өчен дини белем һәм тәрбия бирү үзәге – “Балалар мәдрәсәсе” булачак. Мәдрәсә директоры Рәшит хәзрәт Маликов белдерүенчә, бүгенге көндә 2 миллион 37 мең сум хәйрия акчасы җыелган. Әлеге сумма эшне башларга мөмкинлек биргән.  Ә бинаны төзеп чыгу  проект буенча 15 миллион сумга төшәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана