Мәрҗәни истәлегенә: хаҗга ташламалы шалтырату, гудок урынына мөнәҗәт, смс-хәдисләр. ТР МДН һәм “Таттелеком” ААҖ арасында килешүгә кул куелды

06 июль 2017 ел 11:58

Бүген ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә “Яңа медиапроектларны тормышка ашыру турында” матбугат очрашуы узды. Проектларны гамәлгә кертү буенча партнер булып "Таттелеком" Ачык акционерлык җәмгыяте тора. 

Пресс-конференция кысаларында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды, кәрәзле элемтә өчен махсус "Азан" дип исемләнгән мөселман тариф планы, мөселман радиосы һәм телевидениясе тәкъдим ителде.  

Журналистлар сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфыйгуллин җавап бирде.

ТР МДН һәм “Таттелеком” ААҖнең уртак проектларның беренче булып Ышаныч телефоны тора. “Кайнар телефон линиясе” аша борчыган дини сорауларны (843)50-50-700 яки +7(939) 50-50-700 телефон номерларына шалтыратып һәркем бирә ала. Аңа дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00-17.00гә кадәр шалтыратып була.

Киң җәмәгатьчелекнең кызыксынуын аеруча “Летай” операторыннан кәрәзле элемтә өчен махсус “Азан” тариф планы уятты. Уникаль проект Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгы уңаеннан тормышка ашырыла, шуңа сим-картасының бизәлешендә олы татар галименең рәсеме файдаланган.

Кәрәзле элемтә өчен “Азан” тариф планы берничә өстенлеге белән аерылып тора. Мисал өчен, тарифта абонентны иртәнге намазга уяту хезмәте, шалтырату тавышы урынына мөнәҗәт, мөселман календаренең мөһим даталары турында хәбәр итү, хәдисләр һәм төрле бәйрәмнәр уңаеннан Татарстан мөфтие исеменнән котлау белән смс-хәбәрләр җибәрү һәм хаҗилар өчен Сәгуд Гарәпстанына ташламалы шалтырату, лимитсыз интернет каралган. Тарифның бәясе - көненә 8 сум. 

-Әлеге тарифның абонентлары өчен телефонда гудок урынына 3 төрле мөнәҗәт тәкъдим ителә, Хаҗга минутына нибары 10 сум түләп шалтыратып була, көн саен хәдис һәм нәсихәтләр җибәрелә, - дип аңлатты “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин. – Бу социаль-әхлакый тариф! Шуңа ул базарда уртача бәяләрдән күпкә түбәнрәк хакка тәкъдим ителә. Финанс мәнфәгатьләр турында сөйләү урынсыз булыр иде. Бу проектның бәясе юк!

Тариф планын эшләп чыгарган маркетологлар фикеренчә, халык тарафыннан проект шактый зур ихтыяҗга ия булачак. “Берничә дистә мең абонент турында сүз бара, - дип искәртте Александр Смирнов, компаниянең маркетинг һәм хезмәтләр белән идарә итү буенча директоры. – Аеруча мөселманнар арасында.”

 “Летай” операторыннан “Азан” тариф планы 2017 елның 10 июленнән гамәлгә керә. Әлеге тариф белән сим-карталар сатуга агымдагы айның азагында чыгачак.

ТР МДН һәм “Таттелеком” ААҖнең мөһим проектлары булып шулай ук кабельле челтәрләрдә эшләп килүче мөселман радиосы һәм телевидениесе тора. Сынаулы шартта “Летай” абонентларының кабель телевидениесендә эфирга чыккан “Азан” радиосы рәсми рәвештә 2017 елның сентябреннән эшли башлаячак. “Хозур ТВ” мөселман телевидениесе проектын 2017 елның азагында тормышка ашырырга планлаштырыла. Радио һәм телевидение тапшырулары ике телдә чыгачак.

-Безнең алда халыкны әхлакый яктан тәрбияләү мәсьәләсе тора, - дип белдерде мөфти. – Радио һәм телевидение моның өчен көчле корал булып тора. Эфир аша Диния нәзарәте бөек татар мәгърифәтчеләре һәм галимнәре, дин әһелләре, исламның күркәм гореф-гадәтләре турында сөйлиячәк. Халык ислам турында дөрес, ышанычлы мәгълүмат алырга хаклы. Дәгъват һәм экстремизмга каршы эшне уку йортларында һәм мәчетләрдә генә алып бару җитми. Халык белән масса-күләм мәгълүмат чаралары аша да аралашу да зарури”.

Моннан тыш, килешү кысаларында Нәзарәт һәм Компания уртак социаль һәм хәйрия инициативалары да каралган. Бүгенге көндә Ш.Мәрҗанинең 200-еллыгы уңаеннан 2018 елда бөек татар мәгърифәтчесенең хезмәтләрен бастыру, конференцияләр, Мәрҗани музеен булдыру һәм башка чаралар уздыру турында сөйләшүләр алып барыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана