Казанда Габделхак хәзрәт Саматовның хәләл җефете белән хушлаштылар

08 август 2017 ел 09:47

Кичә 82 яшендә күренекле галим, имам-хатыйб, казый Габделхак хәзрәт Саматовның хәләл җефете Кәүсәрия Миншакир кызы Саматова вафат булды.

Мәрхүмгә җеназа намазын Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе янында урнашкан  “Ал” мәчет янында нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров укыды. Шунысы игътибарга лаек, Габделхак хәзрәт әлеге мәдрәсәне оештыручыларның берсе һәм аның беренче директоры, мөгаллиме һәм тәрбиячесе дә булган.

Кәүсәрия Миншакир кызын соңгы юлга озатырга туганнары, дин әһелләре, мәдрәсә мөгаллимнәре җыелган иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да  уртаклашты. Раббыбыз Кәүсәрия Миншакир кызының гөнаһларын ярлыкасын, сират күперләрен үткәндә, рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде!

Мәрхүмне Яңа татар бистәсе зиратында ире Габделхак хәзрәт Саматов янәшәсендә җирләделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана