Чаллы мөхтәсибәте каршында һәр елны хаҗга әзерлек дәресләре уздырыла. Быел аны 40 кеше тәмамлады. Дәресләр Сидоровка бистәсендәге “Ихлас” мәчетендә якшәмбе көннәрендә алып барылды. Ә 6 августта аларның соңгысы – йомгаклау дәресе булды. Биредә хаҗга җыенучылар алган белемнәре буенча язма рәвештә имтихан тапшырдылар. Курсларны уңышлы үтүчеләргә шаһәдәтнамәләр тапшырылды.
Хаҗ буенча дәресләрне мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин үткәрде. Ул үзе укыткан хаҗиләр төркемен олуг хаҗда да җитәкләячәк.