Бүген Казан халыкара аэропорттыннан 23.10дә беренче төркем Татарстан хаҗилары изге сәфәргә кузгала. 49 мөселман "Әзербәйҗан авиалиниясе" авиация маршруты белән Казаннан Дубайга очачак, аннан алар уңайлы автобусларда Мәккәгә кадәр юл тотачак. Сәфәр озынлыгы 20-25 көн тәшкил итә, шуларның 19-22 көне Мәккәдә, 3 көне Мәдинә үтәчәк. Татарстанлыларны юлда һәм Согуд Гарәбстанында тәҗрибәле җитәкче озатып йөриячәк.
Һәр мөселман өчен иң әһәмиятле саналган әлеге сәфәргә татарстанлыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе озатты. Ул хаҗиларга үзенең киңәшләрен һәм нәсихәтләрен җиткерде, сорауларын бирде.
- Хаҗ вакытында мөселман кешесе юл сынавын үтә, үзенең иманының ныклылыгын тикшерә. Бер хәдистә болай диелгән: “Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен хаҗ кыла, талашмый, начар сүзләр кулланмый икән, ул туган җиренә яңа туган сабый бала кебек, чип-чиста, гөнаһсыз килеш әйләнеп кайта. Бу иң зур гыйбадәт: йөрәк, тән һәм мөмкинлекләр белән. Хаҗда бөтенесе бертигез. Әлеге сынауны тиешенчә узыгыз, Аллаһ Тәгалә сабырлыкларын бирсен, хаҗыгызны кабул итсен! Хәерле юл, дин кардәшләрем!
Журналистлар белән аралашканда Камил хәзрәт Татарстанның хаҗиларны әнәфи мәзһәбе буенча әзерләүче бердән-бер төбәк булуын билгеләп үтте.
Билгеле булганча, быел Татарстаннан хаҗга 1700 кеше бара. Соңгы төркем изге җирләргә 23 августа кузгала. Хаҗиларны 12 табиб җитәкләп бара.