Халыкны кабул итү: көзгегә төшерелгән шамаил һәм велохаҗ

15 август 2017 ел 15:27

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Очрашулар барышында аны мөселман фестивалендә күрсәтеләчәк фильм һәм көзгегә төшерелгән шамаил белән таныштырдылар.

Бөгелмәдәге "Бриноли" пыяла заводы генераль директоры Руслан Шәрипов Камил хәзрәткә үзләрендә җитештерелә башлаган шамаилләрне тәкъдир итте. Руслан сүзләренчә, алар моңа кадәр кулланылмаган технологияләрдән файдаланалар һәм хәзер якын көнчыгыш илләре базарына чыгу өстендә эшлиләр. Сөйләшү барышында ул мөфти белән көзгегә төшерелгән шамаилләрнең шәригать кануннарына туры килү-килмәве хакында фикерләште, Камил хәзрәтнең хәер-фатихасын алды. Форсаттан файдаланып нәзарәткә дә берничә шамаилне бүләк итте.

Бүген шулай ук очрашуга кинорежиссер, сценарист Ринат Хәбибуллин да килде. Ул мөфти хәзрәтләренә "Велохаҗ. Гадәти булмаган сәяхәт" дигән документаль фильм хакында сөйләде. Әлеге фильм XIII Казан мөселман киносы фестивале кысаларында күрсәтеләчәк. Һәр ике очрашу да нәтиҗәле үтте. Камил хәзрәт килүчеләргә үзенең киңәшләрен бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана