Татарстаннан Мәккәгә кайнар сәлам: мөфти хаҗиларга видеомөрәҗәгать юллады

24 август 2017 ел 10:02

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәзерге вакытта Изге Мәккә җирләрендә хаҗ гыйбадәтләрен үтәүче татарстанлыларга үзенең мөрәҗәгатен ирештерде. Мөрәҗәгать хаҗда булган һәр ватандашыбызга телефон элемтәсе аша җиткерелде. Үзенең видеоюлламасында мөфти әлеге олуг гыйбадәтнең  асылын, аның нинди зур әҗер-савапка ия булуын аңлатып китә. “Әлеге ике изге җирнең рухи мөхите безнең дини хисләребезне көчәйтә, җаныбызга рухи ләззәт һәм тынычлык табарга ярдәм итә. Хаҗ вакытында адәм баласы һәрбер буын өчен зур савап алып, кыюлык, сабырлык һәм тәкъвалык күрсәтә”, - диелә мөфти хәзрәтнең мөрәҗәгатендә.

Ул шулай ук дин кардәшләренә шушы изге җирләрне күреп, гыйбадәтләнеп, иманнарын ныгытып кайтуларын тели: “Мин Аллаһы Тәгаләдән сезнең хаҗ гыйбадәтләрен үтеп исән-сау килеш өйгә кайтуыгызны сорап, чын күңелдән дога кылам. Раббыбыз сезнең гыйбадәтегезне һәм изге догаларыгызны кабул итсен иде”.

Мәгълүм булганча, быел Диния нәзарәтенең “ТР МДН Хаҗ” программасы буенча Согуд Гарәбстанына Татарстаннан 1700 кеше олуг сәфәргә юл тотты. Соңгы 172 хаҗидан торган төркем кичә Казаннан очты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана