Татарстан хаҗиларына төрле мәзһәбләрдә хаҗ кылу үзенчәлекләрен аңлаттылар

24 август 2017 ел 12:51

Мәккә кунакханәсендә хаҗиларга дин дәресләре бирелде. Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның үзенчәлекләре турында сөйләде.

“Бу бер көн эчендә генә аңлата торган нәрсә түгел ул, хаҗның нәрсә икәнен аңлар өчен кешеләр еллар буе укый”, – диде ул.

Тимергали хәзрәт  әйтүенчә, гыйбадәттә аерма юк, барлык галимнәр, бөтен мәзһәбләр дә Әбү Хәнифә күрсәтмәләре буенча эшли. “Бик игътибарлы булырга кирәкле әйберләр бар, мәсәлән, җәмәратнең өченче көненә бөтенесе дә бармый, ә Әбү Хәнифә, барырга кирәк, ди. Чөнки һәр ыргытылган таш өчен гөнаһлар кичерелә, моның өчен Аллаһ Тәгалә бик зур гөнаһларны кичерә. Ләкин аны да кешене бәреп үтерерлек итеп атарга кирәкми, акрын гына атарга кирәк. Ашыгырга ярамый, гөнаһымны бетерәм дип, башка кешене гөнаһлы итәргә мөмкинсең. Вакыт булса, дүрт рәкәгать намазны да укырга ярый, икене дә мөмкин”, – диде ул.

Хаҗиларга дин дәресләрендә әйтелгәнчә, Хәнәфи мәзһәбе буенча кешенең хаҗ кылу өчен бөтен шартлары да бар икән, ул шушы ук елда хаҗ сәфәренә барырга тиеш. Шәфигый мәзһәбе буенча хаҗ кылырга башка елда барсаң да ярый.

Хәнәфиләрдә Гомрә (кече Хаҗ) сөннәт булып санала, ә шәфигыйләрдә – фарыз. Хәнәфиләрдә тәваф вакытында кием, тәннең саф булуы шарт түгел, ә шәфигый мәзһәбендә Тәваф кылу өчен төп шарт булып тора.

2-4 рәкәгатьле тәваф хәнәфиләрдә һәм мәлики мәзһәбендә вәҗиб санала, ә шәфигый һәм хәнбәли мәзһәбендә сөннәт буларак кабул ителә.

Мина үзәнлегендә 5 төн куну хәнәфи мәзһәбендә – сөннәт, хәнбәли мәзһәбндә – вәҗиб. 

Шамил Садыйков

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана