Павел һәм Тимурны дәвалау өчен акча җыю дәвам итә

28 август 2017 ел 15:01

Динебезнең үгет-нәсихәт­лә­рен истә тоткан кеше киң күңелле һәм юмарт була. Ул һәр­вакыт юмартлык белән эш итә. Чөнки ул үз малыннан Аллаһ юлы­на өлеш чыгарганда, аның ике дөньяда да зур файда китерәчәген белә. "Малларын Аллаһ юлында сарыф иткәннәрнең хәле, җиде башак үстереп, һәр башакта йөз бөртек орлык биргән бер данә орлыкның хәле кебектер. Ихтыяр иткән кешесенә Аллаһ кат-кат нигъмәт бирер. Аллаһ муллык иясе вә барысын да белеп торучы!" (Бәкара сүрәсе, 261нче аят)

Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһ Тәгалә  ятимнәр, фәкыйрьләр, гарипләр, ярдәмгә мохтаҗ булган барлык кешегә карата игътибар күрсәтергә, кайгыртырга чакыра. Шуңа да Диния нәзарәте "Зәкят" фонды белән берлектә "Сөючеләр фида кыла" дигән хәйрия акциясе игълан итте. Акциянең геройлары - Павел Воробьев һәм Тимур Фазлыев. Әлеге акция кысаларында әлеге авыру балаларны дәвалау өчен кирәкле сумма җыю дәвам итә. Аллаһ Тәгалә изге күңелле йөрәкләрнең тырышлыкларын кабуллардан әйләсен иде!
Исегезгә төшерәбез, Тимурга Фазлыевка 10 яшь. Табибларның Тимурга дөрес диагноз куймау нәтиҗәсендә бала авыр формадагы ДЦП белән авыра башлый һәм күрү сәләтен югалта. 10 яшендә генә булуына карамастан, сабыйның күзенә һәм аягына берничә операция ясаганнар. Тимурның күрү сәләтен кире кайтарып булмаса да, аны аякка бастырырга була.

Хәзерге вакытта Тимурга кыйбатлы тренажер кирәк: йөрүне имитацияләгән Имитрон" дигән  әлеге аппарат 135 мең тора.  Тимурга 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе язып җибәреп, яки терминал аша Сбербанкка акча күчереп була. 

Икенче герой - Павел Воробьев. Ул шулай ук авыр формадагы ДЦПдан интегә. 

Табиблар "Паша беркайчанда утырмаячак, ул сукырайды һәм 5-6 айдан үләчәк" дисәләр дә, аңа уңышлы гына берничә операция ясала. Беренче адым" үзәгендә дәвалану өчен 60 мең кирәк. Әлегә 20 мең 318 сум бар. Ярдәм итү өчен Сбербанк картасына  639002629014626229 (Карта Альметова И.М.) яисә САДАКА сүзе белән 7715 (50 сум) номерына смс-хәбәр юллап акча күчереп була. Сбербанкның терминалы аша да күчерергә мөмкин. 

Ярдәм итүнең башка юлларын 8-987-225-33-22 номеры аша белешә аласыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана