Татарстан районнары Корбан бәйрәменә әзер

30 август 2017 ел 19:44

Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләре Корбан бәйрәменә тулысынча әзер. Бәйрәмгә әзерлек мәсьәләләре һәм Корбан бәйрәмен үткәрү буенча барган эшләр белән Татарстан Республикасы мөфтиенең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин танышты, шәхсән республикабыз районнарында йөреп, күзәтеп чыкты. Тикшерү эшләре белән хәзрәт Биектау, Арча, Балтач, Кукмара районнарында, Чаллы, Мамадыш, Кукмара һәм башка мөхтәсибәтләрендә булды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Корбан бәйрәменә бер көн кала районнарда корбан чалу башкарылачак цехларда соңгы әзерлекләр төгәлләнгән иде. Шулай итеп, Чаллыда сарыкларны чалу шәһәр читендәге махсус мал сую комплексында үзәкләшкән рәвештә башкарылачак. Әлеге комплексны төзеп бетерү быелның ел ахырына планлаштырыла, әмма анда инде хәзер үк корбан чалу, эшкәртү эшләрен башкарырга мөмкин. Биредәге мәйданда корбанлык маллар сату да оештырыла, мал сую өчен барлык кирәк-яраклар булдырыла һәм итне ваклап бүлү мөмкинлеге бирелә. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин билгеләп үткәнчә, быел Корбан бәйрәме көннәрендә 3500ләп вак мөгезле терлек (сарык, бәрән) чалу ниятләнә. “Комплекс төзелеп беткәч, аның куәте тагын да артакчак, корбан чалу эше тагын да тизләнәчәк”, – диде ул. Корбан бәйрәмен үткәрүгә бәйле барлык шәһәр хезмәткәрләре катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча, корбан чалуның барлык өч көнендә дә (корбан чалу 1 нче сентябрь көнне гает намазыннан соң башланачак) биредә янгын күзәтчелеге, ветеринария хезмәте, дәүләт автоинспекциясе, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшләячәге билгеле булды. Әлеге комплекстан чалган корбаннарның итләрен мохтаҗларга алып китәчәкләр: балалар йортларына, картлар йортына, сукырлар җәмгыятенә, мәдрәсәләргә һәм Чаллы шәһәренең аз керемле гаиләләренә. Биредә үк Мансур хәзрәт шәһәр Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән дә танышты.

Ә менә Балтач мөхтәсибәтендә якынлашып килә торган бәйрәм уңаеннан район мәктәпләренә беренче сыйныфка керүче балаларның барысына да бүләкләр әзерләгәннәр. Быел Корбан бәйрәме Белем көненә туры килү уңаеннан, район имамнары спонсорлар белән бергәлектә 620 балага бүләк бирергә карар кылган (мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләргә тәм-томнар һәм уку кирәк-яраклары тапшырылачак). Корбаннарны чалу шулай ук махсус мәйданчыкта алып барылачак, хәзер анда бәрәннәрне алып килү эше алып барыла. Балтач районында булганда Мансур хәзрәт Үзәк мәчет каршындагы Милли мәгариф музееның төзелү барышы һәм йөзгә якын бала йөрүче “Әс-сәлам” балалар үзәге һәм җирле мәдрәсәнең яңа уку елына әзерлеге белән танышты. “Әс-Сәлам” үзәген быел тагын сигез сабый ачып керәчәк. Моннан тыш, мәчет каршында Гаилә үзәге үз эшчәнлеген алып бара, биредә имамнар махсус дәресләр үткәрә, яшь парларга никах укылганчы һәм гаилә тормышы белән яши башлагач психологик ярдәм күрсәтәләр, сорауларга җавап бирәләр.

Киң күләмдә уку-укыту эшчәнлеге Арча мөхтәсибәтендә дә алып барыла. Районның бары бер “Көнбатыш” мәчетендә генә дә дүрт класс эшли. Район мәчетләре каршындагы курсларда аттестация узган 115 мөгаллим белем бирә. Курсларга бер үк вакытта йөз егермегә якын шәкерт йөри. Биредә яңа уку елына гына түгел, Корбан бәйрәменә дә тулысынча әзерләр. Районның сугым урыннарына чалу өчен 370ләп бәрән алып киләчәкләр, моңа әле район үзәгендә һәм авылларда үз йортлары белән яшәп, өй артларында корбанны үзләре чалучылар керми.

Биектау районында төп халык Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалу эшләрен үзләренең шәхси урыннарында алып барачак. Моңа да карамастан, Үзәк мәчеттә корбан чалу өчен мөмкинлек тудырылган – монда иллеләп корбан чалу планлаштырыла.

Татарстанның башка муниципаль районнарын тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып Татарстан Республикасы мөфтиенең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин Корбан бәйрәменә әзерлекне канәгатьләнерлек дәрәҗәдә билгеләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана