Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин конференциядә чыгыш ясады

04 сентябрь 2017 ел 15:42

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгарда узучы "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе эшендә катнаша.

- Коръәни Кәримдә әйтелә: "Белүче белән белмәүче бертигез булырлармы?”, - дип искә төшерде Зүмәра сүрәсенең 9нчы аятен Камил хәзрәт. -  Болгар ислам академиясе Татарстан җирендә юкка гына барлыкка килмәде. Казанда беренче булып  басма Коръән нәшер ителә, ә инкыйлабка кадәр 30 меңгә якын китап дөнья күрә. Академия әлеге хезмәтләрне тергезүдә, өйрәнүдә һәм популярлаштыруда үзеннән өлеш кертер дип өметләнәм. Мөселманнар буларак безнең бурычыбыз - аларны бөтен дөньяга күрсәтү, таныту. Без тарихыбызда тирән эз калдырган бөек галимнәрнең дәвамчылары булуыбызны онытырга тиеш түгел. Форсаттан файдаланып, академиягә беренчеләрдән булып укырга кергән студентларны чын күңелдән тәбриклим.


 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана