Чистайның "Әнәс" мәчетендә кул көрәше үтте

06 сентябрь 2017 ел 15:28

Барыбызга да билгеле булганча, ислам дине кешеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра. Үзенең ничек туклануы, сәламәтлеге буенча һәрбер мөселман кешесе кайгыртырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү ислам дине тарафыннан хуплана. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлында үзенең гаилә әгъзалары белән төрле спорт уеннарында көч сынашуы турында әйтелә.

Чистай мөхтәсибәте һәрвакытта да спорт яклы. Шуңа күрә Чистай шәһәренең күп кенә мәчетләрендә спорт мәйданчыклары булдырылган, биредә футбол уйнарга мөмкин. Спорт белән теләгән һәрбер кеше шөгыльләнә ала.

Физик яктан сәламәт кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүе бер хәл, ә менә мөмкинлеге чикле кешеләрнең катнашуы бөтенләй башка. “Әнәс” мәчете бишенче ел рәттән мөмкинлеге чикле кешеләр белән төрле спорт ярышлары үткәреп килүне традициягә кертте. Рамазан аеннан соң алар өчен махсус “бочче” уены үткәрелә, ә Корбан бәйрәме уңаеннан мөмкинлеге чикле кешеләр арасында армрестлинг буенча ярышлар уздырылды. Мөмкинлеге чикләнгән кырыкка якын спортчы беренче, икенче, өченче урыннар өчен көч сынашты.

Чара тәмамланганнан соң “Әнәс” мәчете имам-хатыйбы Әбу Бәкер хәзрәт һәрбер катнашучыны Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямов исеменнән һәм “Әнәс” мәчете меценаты Әхмәтҗанов Тәлгать Әнәс улы исеменнән тәбрикләде. Һәрбер спортчыга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ярышта катнашучылар бик канәгать калды. Алар Чистай мөхтәсибәтенә һәм “Әнәс” мәчетенә үткәрелгән чара өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана