Диния нәзарәте милкенә элеккеге мәдрәсә бинасы тапшырылды

07 сентябрь 2017 ел 16:30

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте милкенә “Мөзәффәрия мәдрәсәсе.1888 ел” мәдәни мирас объекты тапшырылды. Бина Казан шәһәренең С.Садыйкова урамындагы 6/22йортта урнашкан. Биредә моңарчы башкаланың мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы номерлы мәктәбе эшләгән. Укучыларга һәм укытучыларга кулланышка 2016 елда Казанның Артельная урамындагы 10нчы йорттан яңа бина бирелгән. 

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары, "Вакф" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов элеккеге мәдрәсәдә киңәшмә уздырды һәм аның торышы белән танышты. Капиталь төзекләндерү эшләре башкарылгач, объект үзенең тарихи вазифасын башкарачак дип фаразлана.

Әлеге милек Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә бушлай республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы (№1106-р, 17.05.2017) нигезендә тапшырылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана