Татарстан хаҗилары туган якларына кайта

08 сентябрь 2017 ел 09:41

Шимбә, 9 сентябрьдә,  Мәскәү вакыты белән 00.50дә "Казан" аэропортына 49 кешедән торган беренче хаҗилар төркеме кайта. Алар арасында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Балтач һәм Кукмара районнары мөселманнары. Бу хаҗилар Мәккәгә "Төрек авиялиниясе" авиакомпаниясе белән 230 сум торган "Стандарт" программасы буенча барды һәм изге сәфәрнең озынлыгы бары 16 көн генә тәшкил итте. "Стандарт" программасын сайлаучылар Согуд Гарәбстанына Казан-Җиддә дигән турыдан-туры рейс белән очты. Монардан тыш, "ТР МДН ХАҖ" программасы быел хаҗ кылырга теләүчеләргә бәясе 100 меңннән башланган "Эконом" һәм 150 меңнәнә арткан "Эконом-авиа" программаларын тәкъдим итте.

Беренчеләрдән булып ватаннарына кайтучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов  каршы алачак. Мәгълүм булганча, моңа кадәр хаҗ гамәлләрен үтәүче дин кардәшләрен мөфти Камил хәзрәт үзенең видеомөрәҗәгате аша нәсыйхәтләгән иде.

Быел "ТР МДН Хаҗ" программасы белән 1700 кеше хаҗ кылды. Алар арасында мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар: күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр һәм арбадагы инвалидлар. Иң яшь хаҗига 11, ә иң өлкәненә 88 яшь. Татарстанлыларны юлда һәм хаҗ гамәлләрен үтәгәндә тәҗрибәле, гарәп, татар һәм рус телләрендә камил аралашучы җитәкчеләр озатып йөрде. Төркемнәрдә якынча 40-49 кеше тупланган иде. "ТР МДН Хаҗ" мөселманнарны мөһим гыйбадәткә әзерлек эшләрен күптән башлаган иде. Республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗ дәресләре оештырылды. Әлеге лекцияләрдә имамнар һәм дин белгечләре Согуд Гарәбстанының һәм хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ үтәүнең үзенчәлекләрен аңлаттылар. Бу мәзхәб буенча эшләүче Татарстан операторы Россиядә бердәнбер санала.

Шунысы игътибарга лаек, оештыручылар хаҗ вакытында татар телле мохит булдырырга тырышкан: вәгазьләр, фарыз йолаларда озатып йөрү, лекцияләр, методик әдәбият, табибларның эше татар телендә башкарылган. Татарстан хаҗиларга ярдәм күрсәтү өчен, 12 табибны хаҗга җибәрде. Кардиологлар һәм терапевтлар эшләгән медицина ярдәме күрсәтү пунктлары хаҗ тәмамланганчы, көн әйләнәсе бушлай ярдәм күрсәтте. Минә үзәнендәге палаткаларда "ТР МДН Хаҗ" елдагыча табиблар ярдәме күрсәтә торган палатка урнаштырды. Ул кирәкле барлык дарулар һәм җиһазлар белән тәэмин ителде. Сүз уңаеннан, быел Татарстан медпункты палаткасы Мина поликлиникасы белән янәшә урнашты.

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме 16 сентябрьдә кайта.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана