Татарстанда “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланды. Акция республикада милләтләр һәм конфессияләр арасында татулыкны ныгыту, экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү, социаль, этник һәм конфессиональ нигездә чыгарга мөмкин булган конфликтларны булдырмый калу, иҗтимагый фикер формалаштыру максатыннан оештырыла.
30 нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк акция кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте күпсанлы чаралар уздырачак. Алар арасында – толерантлык һәм социаль бергәлек темаларына “түгәрәк өстәл”ләр, “Яшьләр экстремизмга һәм террорчылыкка каршы” лозунгы астында Татарстандагы диннәрнең вәкилләре катнашында спорт чаралары, нигездә, мөселман һәм православ яшьләре арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә матч, “Ислам – мәрхәмәтлелек дине” лозунгы астында квест, мөселман мәгариф оешмалары студентлары өчен ачык дәресләр, мөселман клубы утырышлары һәм башкалар бар.
Бүген республикабыз мәчетләрендә экстремизмга көрәш буенча җомга вәгазьләре укылды.