string(36) "http://dumrt.ru/news/news_18540.html"
09.09.2017 19:52

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Биектауда ел саен үткәрү гадәткә кергән корбан ашында катнашты. Биредә район халкы белән бергәлектә мәҗлесләр, ифтарлар бик күңелле уза. Биектау муниципаль районы башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы чакыруы белән корбан ашына өч йөздән артык өлкән яшьтәге кешеләр, шул исәптән мохтаҗлар җыелган иде.

Район башлыгы чакыруын кабул итеп, әлеге мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин динебезнең олуг сәламе белән сәламләп, "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында ислам диненең асыл кыйммәтләре турында бик матур вәгазь сөйләде, кайбер дини мәсьәләләрне аңлатып, сорауларга җавап бирде.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/media/galleries/galleries_1510.html