Татарстан мөфтие Саба районы Өч Нарат авылы мәчете ачылышында катнашты

09 сентябрь 2017 ел 17:47

9 нчы сентябрь көнне Саба районы Өч Нарат авылында мәчет ачылу тантанасы узды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Россиянең мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм әлеге ассоциациянең актив әгъзасы, шушы авыл мәчетен төзү өчен үзеннән бик зур өлеш керткән Илнур Сабитов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары буенча комитет рәисе Марат Низамов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев, яңа мәчетнең имамы Нәфис Шакиров, Өч Нарат авылы халкы һәм мәчет ачылышына дип ерак араларны якын итеп кайткан кунаклар катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет ачылышы тантанасына җыелган халык алдында чыгыш ясап, үзенең теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде. “Аллаһыга шөкер, бүген республикабызда яңа мәчет – Аллаһы йорты ачыла. 1917 нче елгы инкыйлабка кадәр, кайбер мәгълүматлар буенча, җиде меңгә якын мәчетләребез булган. XX гасырның 90 нчы еллары – совет чорыннан республикабызда бары 24 мәчет калды. Казаныбызда бердәнбер мәчет – Мәрҗани мәчете генә эшләде. Ә бүгенге көндә 1535 мәчетебез бар! Һәр ике атна саен диярлек яңа мәчетләр ачылып тора. Республикабызда елына чама белән утыз яңа мәчет ачыла. Бу – үсеш, Аллаһының рәхмәте. Аллаһы безгә Үзенең рәхмәтен бирмәсә, бернишләп тә булмый”, – дип, Кәламе шәрифтән аять китерде, иң олуг доганың Аллаһының рәхмәтенә ирешүне сорау дип нәтиҗә ясады. Камил хәзрәт үзенең вәгазендә шулай ук җәннәткә Аллаһының рәхмәте белән генә кереп булу турында искәртте, тәмугка илтә торган гөнаһлы гамәлләрнең бу дөньяда түләүле булуын, саваплы эшләрне башкару, Коръән уку – үзе үк адәм балаларына Аллаһының олуг бүләге булып, һәрбарчаларыбызга да Аның рәхмәтенә ирешүләребезне теләде.

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев: “Бу мәчеттән һәрдаим азан яңгырап торсын, өлкәннәр дә, балалар да, яшьләр дә килеп, шушында ислам дине гыйбадәтләрен үтәсеннәр иде. Мәчет һәрвакыт ачык булсын, – дип үзенең теләкләрен җиткерде. – Барыгызга да исәнлек-саулык, уңышлар телим. Бу мәчетне төзеткән кешеләргә, аерым алганда тамырлары шушы авылга тоташкан Илнур Басыйр улына бик зур рәхмәт”. Таһир Габдрахман улы шулай ук үзенең үгет-нәсыйхәтләрен биреп мәчет ачылышы тантанасында чыгыш ясаган Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә дә олуг рәхмәтләрен ирештерде.

Мәчетнең тантаналы ачылышына республикабыздан, Мәскәүдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән күп кенә танылган эшкуарлар килгән иде. Тантана барышында Россиянең мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов билгеләп үткәнчә, ассоциация татар мәдәнияте һәм ислам традицияләре үсешенә дөньякүләм һәрьяклап ярдәм итә. “Ышанабыз ки, илебездәге мөселман эшкуарларының тырышлыкларын берләштереп без Октябрь революциясенә кадәр татар халкында бик тә билгеле булган бөек меценатлык традицияләрен торгызабыз”, – диде ул һәм авыл халкын мөмкин кадәр күбрәк мәчеткә йөрергә, ислам фәннәрен өйрәнергә өндәде.

Тантана тәмамлангач, җыелган халык мәчеткә кереп ике рәкәгать тәхиятел-мәсҗид (мәчетне сәламләү) нәфел намазын үтәде.

Белешмә. Өч Нарат авылы район үзәгеннән 29 чакрым көньяк-көнчыгышта урнашкан. Әлеге авыл 1680 нче елдан тарихта билгеле. 1930 нчы елның 10 нчы августыннан Саба районына керә. Хәзерге вакытта авылда йөзгә якын кеше яши.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/media/galleries/galleries_1508.html

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана